• Новости

    Гомер сорыйм бары Ходайдан

    Гомер сорыйм бары Ходайдан

     

    Күпме карлар яуды бар җиһанга,

    Күрми калдык кая киткәнен.

    Гомерләр дә шулай,  карлар кебек,

    Күреп булмый ничек үткәнен.

     

    Гөрләвекләр агар төсле иде,

    Җир анабыз алды, сеңдерде.

    Җирдән үсеп чыкты яшь үләннәр,

    Дымны кире бирде, үстерде.

     

    Җәйләр җитә, искитәрлек вакыт,

    Яшел төскә керә табигать.

    Күрә белсәң генә матурлыкны,

    Җанга рәхәт, бирә ул сихәт.

     

    Адәм баласының гомерләре,

    Язлар белән бик нык бәйләнгән.

    Бәйләнеше шунда, күңел һәрвакыт яшь,

    Сорап кара күрше бабайдан.

     

    Нәрсә диеп җавап бирер соң ул,

    Ә җавабы менә шушылай:-

    "Картайсам да күңелем бик яшь минем,

    Гомер сорыйм бары Ходайдан.

     

    Язларымны тагын күрсәм иде,

    Бер китәсем килми дөньядан.

    Балаларым, оныкларым белән,

    Аермасын безне сөюдән".

     

    Күпме карлар яуды бар җиһанга,

    Күрми калдык кая киткәнен. 

    Гомерлэр дә шулай, карлар кебек,

    Күреп булмый ничек үткәнен.

     

    Мехаматнур Нәҗметдинов. Бәзәкә авылы, 30.04.2024.

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться